21, 22, 23 нче февраль - эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

2016 елның 20 феврале, шимбә

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  23 нче февраль - Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Моннан тыш, шимбә көнге ял дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 2016нчы елда 5 көнлек эш атнасында 21,22,23 нче февраль көннәре ял көннәре булачак, 20 нче февраль - эш көне. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International