Кичә Теләченең ветераннар йорты белгечләре "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә Әфганстанда хәрби хезмәт үтүче гражданнар белән очрашу оештырды.
Чарада 10-11 нчы сыйныф укучылары һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү каршында эшләп килүче «Волонтерлар» отряды катнашты. Алар үзләренең кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар. Ахырдан волонтер килгән кунакларга үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.