Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Безнең кадерле ветеран" акциясен үткәрүгә багышланган киңәшмә узды.
Чарада җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында тыл хезмәтчәннәренең тормышын, көнкүрешен яхшыртуга кагылышлы сораулар күтәрелде, аларны чишү вакыты билгеләнде.