Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 9, 10, 11 нче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен "Мәгариф. Карьера - 2016" уку урыннары ярминкәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 24 февральдә Яшел Үзәннең машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр бинасында узачак.
Чарада Татарстан Республикасы уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Ярминкә 13.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уза: Яшел Үзән шәһәре, Гастелло урамы, 4 йорт.