Кичә Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психик үсеше тоткарланган балалар белән "Преодоление" клубында чираттагы дәрес узды. Дәрес барышында тәкъдим ителгән барлык күнегүләр уен формасында иде, шунлыктан балалар зур кысыну белән әлеге дәрестә катнашты.
Мондый дәресләрнең максаты - мөмкинлекләре чикле балаларда тирә-якка карата кызыксыну уяту.
"Игътибары үсеш алган бала вакытында хәлне үзгәртеп, гафу сорарга мөмкин. Алга таба ул әңгәмәдәшен аңлап арашуны дөрес якка юнәлтә алачак", - дип билгеләде үзәк белгечләре.