Кичә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак салды.
Исегезгә төшерәбез, бу чарада 15 шәһәр предприятиесе һәм оешмасы катнашты. Алар арасында ДАССО "Лениногорск район хастаханәсе", ҖЧҖ НПФ "Модуле", ҖЧҖ "Росток", ЧОУ "Лениногорск автомәктәбе ДОСАФ", ҖЧҖ "Агрофирма "Ялтау" һәм башкалар.
Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча 55 вакансия тәкъдим итте: шәфкать туташы, табиб, оператор-терлекче, токарь, фрезеровщик, грузчик, сатучы, производствога өйрәтү мастеры, упаковщик һ.б.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 123 кешедән 14е алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды