50гә якын вакансия Азнакайда эш эзләүчеләргә тәкъдим итәчәкләр

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

19 нчы февраль көнне Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Үз вакансияләрен түбәндәге район предприятиеләре һәм оешмалары тәкъдим итәчәк: ҖЧҖ "Агрофирма "Азнакай", ҖЧҖ "Лидер-Авто", ҖЧҖ "Лидер-Авто+" (ресторан "Азнакай") филиалы, ҖЧҖ "РОСГОССТРАХ" филиалы, ҖЧҖ СК "АК БАРС-Мед".

Биредә агроном, зоотехник, электрик, куркынычсызлык хезмәте начальнигы, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты, бухгалтер, куркынычсызлык хезмәте начальнигы, шәфкать туташы, машина йөртүче, иминият агентлары, бармен, официант, җитештерү мөдире, пешекче-кондитер, автоэлектрик, автослесарь вакансияләренә ихтыяҗ зур.

Кече ярминкә 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уза: Азнакай шәһәре, Төзүчеләр урамы, 10 йорт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International