Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасы кысаларында Муса Җәлилгә 110 ел тулуга багышланган кичә оештырды.
Чара "Моабит дәфтәрләре" фильмыннан өзек карау белән башланып китте. Аннан соң балалар авторның шигырьләре белән танышты.
Белгечләр фикеренчә, бу очрашу шагыйрьнең батырлык мисалында балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияли.