Бүгенге көндә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18033 эшсез кеше теркәлгән. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,87% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 22701гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2267 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 1162 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 562е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 60 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.