Республика өчьяклы комиссия утырышында социаль партнерлыкны алга таба үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Кичә Министрлыкта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча  Республика өчьяклы комиссия утырышы узды. 

Эшче төркем 2015 ел нәтиҗәләре буенча социаль партнерлыкка кагылышлы юнәлешләр буенча әзерләгән мәгълүматны карады.

Утырышта ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР предприятие  һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады

Эшче төркем утырышы йомгаклары буенча әлеге юнәлештәге материалларны социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчъяклы комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышында карау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International