Азнакайда уку урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 9, 10, 11 нче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен "Мәгариф. Карьера - 2016"  уку урыннары ярминкәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара Лениногорск политехника көллиятенең бинасында узачак. 

Чарада Татарстан Республикасы уку йортлары вәкилләре катнашачак.

Ярминкә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы , 27 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International