Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә предприятие һәм оешмалар өчен белгечләр белән очрашу узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларны "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Федераль закон нигезләмәләре белән таныштырды. Биредә шуулай ук катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.
Ахырда кадрлар хезмәтләренә "Россиядә эш" бөтенроссия вакансияләр базасында мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге бар икәнлеген искәрттеләр.