Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гөлназ Шавалиева "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Сәламәт киләчәккә" дип исемләнгән синквейн конкурсы уздырды.
Билгеләп үтик, синквейн – рифмага салынмаган, биш юлдан тора торган, французча шигырь. Белгечләр фикеренчә, бу ысул мәгълүматны кыскартып җиткерергә, авыр хис-кичерешләрне аңлатырга ярдәм итә.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар ике командага бүленеп, синквейн язганда кулланылырга тиешле булган сүзләр исемлеген алды.
"Синквейн – иҗади процесс. Бу кызыклы шөгыль иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә", - дип сөйләде оештыручы.