Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбия-тернәкләндерү буенча директор урынбасары Татьяна Самойлова "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" Республика конкурсының "Хатын-кыз – ел үрнәге" номинациясендә финалист булды.
Конкурсны гамәлгә куючы - "Татарстан хатын-кызлары" региональ иҗтимагый оешмасы. Ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза. Максаты - төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкәннәрне ачыклау һәм бүләкләү.