Йолдызлык конкурсы лауреаты Лаешның тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бөтенроссия "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы лауреаты Дилә Хәлилова бүген Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты. 

Яшь артистка балалар өчен кечкенә сюрпризлар әзерләгән иде. Ул рус, татар, һинд һәм француз телләрендә җырлар башкарды. 

Оештыручылар сүзләренчә, мондый очрашулар уңай эмоция, яхшы кәеф тудыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International