Казанның Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш тәкъдим итүчеләр көненә йомгак ясалды.
Исегезгә төшерәбез, АО ""Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы" эш эзләүчеләргә 20 вакантлы урын тәкъдим итте.
Чарада 85 эшсез граждан катнашты, аларның бишесе эшкә урнашу өчен юлламалар алды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегчләре 121 консультация хезмәте күрсәтте.