Наркотиклар куллануны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшчәнлек Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәвам итә.
Үзәк психологы Наталья Емельянова карамактагы 18 яшүсмер белән дәрес үткәрде.
Чара балаларның бер-берсе белән танышуыннан башланып китте. Аннары яшүсмерләр тренинг күнегүләрдә катнашты.
Дәрес ахырында психолог катнашучыларга бер-берсенә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән теләкләр белән төрле төстәге җепләр бәйләргә тәкъдим итте.