Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Альбина Шамиева мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр белән тренинг дәрес үткәрде.
Әңгәмә барышында психолог катнашучыларның эмоциональ торышын ачыклады. Аннан соң хатын-кызлар кешеләрнең үз-үзен тоттышын бәяләргә, аны дөрес кабул итәргә өйрәнделәр. Ахырда психолог изотерапия методын кулланып, күнегүләр үткәрде.
Шул ук вакытта инвалид балалар белән педагоглар һәм социаль эш буенча белгечләр сенсор җиһазлар кулланып тернәкләндерү уздырдылар.