Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 27 еллыгына багышланган чара Буада узды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Кичә Буаның ял үзәгендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 27 еллыгына багышланган чара узды. 

Чарада район башлыгы беренче урынбасары Илдар Еремеев, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, Буа районы социаль яклау һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. 

Район җитәкчелеге сугышчыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, биредә шулай ук хәрби хәрәкәтләр барышында вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International