Чистайның 9 предприятие һәм оешмасы вакансияләр тәкъдим итәчәк

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

18 февраль көнне Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Районның 9 предприятие һәм оешмасы чистайлыларга 78 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәк. Биредә иминият агенты, бию кичәләре җитәкчесе, контролер, мастер, табиб, шәфкать туташы, машина юучы, машина йөртүче, слесарь КИПа, слесарь-ремонтчы, инженер-конструктор кебек белгечлекләргә ихтыяҗ зур. 

Чара башлана 9.00. Адресы: Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International