Өстәмә каникул көннәрен Алабуганың социаль приютында тәрбияләнүчеләр файдалы итеп үткәрә

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы биш беренче сыйныф укучысы өчен өстәмә кышкы каникуллар башланды. 

Учреждениеның социаль педагогы балаларның ялын актив һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан чаралар планы төзеде. 

Беренче ял көне дәвалау физкультурасы белән башланып китте, аннары уку һәм язу буенча биремнәр эшләнде. Шулай ук балалар үсемлек почмагында үретеләр утыртты. 

Алга таба балаларны көндәлек саф һавада хәрәкәтле уеннар, аромотерапия, сказкотерапия һәм башка кызыклы чаралар көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International