Шушы көннәрдә Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Маргарита Матвеева "Барысы да мәхәббәттән башлана" дип исемләнгән үзенчәлекле чара үткәрде. Биредә социаль тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар катнашты.
Өлкәннәр парлашып төрле конкурсларда һәм биремнәрендә катнашты. Аннары йөрәк формасындагы открыткалар таратылды.