Кукмараның "Милосердие" үзәгендә "Аралашу клубы"ның традицион очрашуы узды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Кичә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Аралашу клубы"ның чираттагы утырышы узды. 

Гадәт буенча, катнашучылар алдында элек приютта тәрбияләнгән Алмаз Галимҗанов чыгыш ясады. Хәзерге вакытта ул КФУның юридик факультеты бишенче курс студенты.

Үз чыгышында ул әти-әнигә, өлкәннәргә, яшьтәшләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам хакында сүз кузгатты. 

Шулай ук Алмаз һәр кеше үзенчәлекле һәм уникаль, аның үз максаты булырга тиеш, дип искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International