Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Гөлнара Кәримова V "Россия Горурлыгы" бөтенроссия конкурсының өченче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
Гөлнара Салаватовна "Чыганакка сәяхәт" программасын әзерләгән иде. Ул баланы әкият һәм уен терапиясе аша шәхес буларак тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Билгеләп үтик, әлеге программа ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдим иткән иҗади технология булып тора.