Түбән Каманың "Балкыш" приютында патриотик тәрбия бирүче уникаль программа эшләп килә

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү буенча ярдәмче программа кысаларында "Сәйдәш Нурлары" балалар музыкаль-эстетик студиясе циклыннан дәрес узды. 

Чара "Туган ил кайдан башлана" темасына рәсем конкурсы рәвешендә узды. Бу рәсемнәр  композитор Салих Сәйдәшев музыкасы астында ясалды. 

"Мондый тема һәрвакыт актуаль һәм кызыклы. Бу балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирергә булыша", - дип саный учреждение педагоглары Анжелика Пушкова һәм Гөлнур Настаскина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International