Бүген Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Галия Зәки кызы Низамиева 95 яшь тулды.
Тантаналы рәвештә аны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисеФәрит Хөрмәтуллиннар изге теләкләрен җиткерде. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.