Бөек Ватан сугышы тыл ветераны 95 яшьлек туган көнен каршылады

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Кичә Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Фәүзия Гәйнетдин кызы Рәхматуллина 95 яшьлек туган көнен каршы алды. 

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыятенең  бригадиры Наил Шәфигуллиннар изге теләкләрен җиткерде. Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International