Иртәгә Республика өчьяклы комиссия эш төркеменең утырышы узачак

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Иртәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе эшче төркем утырышы узачак. 

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 2015 ел нәтиҗәләре буенча профсоюзлар Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, ТР Министрлар кабинеты белән килешүләрне үтәү, ТР социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм 2015-2016 елларда социаль партнерлык үстерү, "Югары социаль нәтиҗәгә ия оешма"  конкурсының республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International