Кичә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ирекле халык дружинасы булдыру буенча киңәшмә узды.
Катнашучылар алдында Чистай районы башлыгы урынбасары, район халык дружинасы штаб начальнигы Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады. Ул халык дружиналарын булдыру, тәртип бозучылар белән көрәш һәм террорчылык актларын булдырмау әһәмияте хакында сөйләде.
Киңәшмәдә дружина әгъзалары хокуклары, бурычлары, хокукый гарантияләр, кызыксындыру чаралары әйтелде.