3 - 9 февраль вакыт аралыгында республикада из күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 300 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсез калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 113 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән киткәннәр саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 47, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 42, энергетика тармагыннан – 8, коммуналь хезмәтләрдән – 44, сәламәтлекне саклаудан – 25, төзелештән – 52, авыл хуҗалыгыннан – 57, дәүләт хезмәтеннән – 39, финанс эшчәнлегеннән – 26, кунакханә бизнесыннан – 15 кеше.