Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Моннан тыш, шимбә көнге ял дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 2016нчы елда 5 көнлек эш атнасында 21,22,23 нче февраль көннәре ял көннәре булачак, 20 нче февраль - эш көне.