Балтач районында күп балалы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, шулай ук ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларның торак шартларын тикшерү дәвам итә.
Социаль хезмәткәрләр, полиция хезмәткәрләре, янгынга каршы хезмәт, предприятие һәм оешмалар вәкилләре составында махсус комиссия атна саен рейдлар үткәрә.
Мондый чараларның максаты янгын куркынычсызлыгы белән бәйле профилактик әңгәмәләр һәм чаралар үткәрүдән гыйбарәт. Әлеге рейдлар барышында белгечләр инструктажлар үткәрә, электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен искәртә, белешмәлекләр тарата.