Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагыларны паркта яшәүчеләр белән таныштырды

2015 елның 4 декабре, җомга

Игълан ителгән парклар һәм скверлар елы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Фиалка Косынцева "Кышны каршылыйбыз" дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чара  социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балалар өчен Г. Тукай исемендәге  уку һәм ял паркында узды.

Инструктор балаларга паркта яшәүчеләр хакында сөйләде. Аннан соң балалар кышкы күңел ачу уеннарында катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда табигатькә кызыксыну уята, паркта яшәүчеләрне күзалларга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International