Бу көннәрдә инвалидлар декадасы кысаларында Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидларга азык-төлек җыелмалары таратты.
Моннан тыш, ике авыл җирлегендә "Кадерле кешеләргә багышлана..." чарасы үтте. Шулай ук социаль хезмәткәрләр карамактагы гражданнар өчен концерт программасы һәм чәй өстәле оештырды.
Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре декада барышында мөмкинлекләре чикле гражданнар белән эшчәнлекне дәвам итәчәк.