Инвалидлар декадасы кысаларында Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар өчен театральләштерелгән тамаша узды.
Әлеге чараны ата-аналар "Изге эш" иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән медицина училищесы волонтерлары һәм студентлары оештырды.
Бәйрәм тәмамлангач һәр гаиләгә сөттән ясалган азык-төлек җыелмасы тапшырылды.