Лениногорскның "Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Бораулаучылар" шәһәр паркында "Игелек маршы" акциясе оештырды.
Үзәкнең социаль хезмәткәрләре катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратты.
Акция шәһәр халкының игътибарын инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылды.