Әлмәт районы инвалидларын Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыралар

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Ноябрьнең соңгы көннәреннән башлап, Әлмәттә инвалидлар декадасына багышланган чаралар уздырыла.

Бүген Әлмәт халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре начар ишетүчеләр җәмгыятеннән инвалидларны Г. Тукай исемендәге скверга чакырдылар.

Мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне татар халкының бөек шагыйре иҗаты белән таныштырдылар. Чарада катнашкан һәрбер инвалидка Габдулла Тукай шигырьләренең җыентыгын бүләк иттеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International