Яр Чаллының “Кояшкай” үзәге карамагындагы балалар өчен “Игелек үзебездә” дип исемләнгән программа әзерләделәр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде.

Бу юлы кунакка "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр килде.

Педагог-психолог Н. Матросова белән берлектә балалар Игелек үзебездә” дип исемләнгән программа әзерләгән иде.

Кунаклар концерт номерлары куеп, яңа ел открыткалары ясау буенча иҗат остаханәсе булдырып балаларны сөендерде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар төрле үзәкләр карамагындагы балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International