Лениногорскның "Исток – Башлангыч" үзәге белгечләре “Күңел җылыңны бүләк ит” акциясе оештырды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар көненә багышланган чараларны үткәрү кысаларында, Лениногорскның "Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм 4 санлы мәктәп волонтерлары “Күңел җылыңны бүләк ит” акциясен оештырды.

Укучылар инвалидларның өйләрендә булып кайтты, аларга концерт программасы күрсәтте, бүләкләр тапшырды.

Оештыручылар мондый чаралар яшьләрнең ирекле хәрәкәте үсешенә ярдәм итә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын аңларга булыша дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International