Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Осталар шәһәре" мастер-класслары үтте.
Беренче мастер-класс топиария – кечкенә генә интерьер агачы ясауга багышланган иде. Социаль педагог катнашучыларны "бәхет агачы" ясау этаплары белән таныштырды, аны ясау серләрен ачты.
Икенче мастер-класс вакытында мөмкинлекләре чикле балаларны тал чыбыгыннан әйберләр ясарга өйрәттеләр.
Балалар һәм аларның әти-әниләре оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.