Халыкара СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Линия жизни" программасы буенча дәрес үткәрде. Дәрес ВИЧка каршы торуга багышланган иде.
Яшүсмерләргә "Нәрсә ул ВИЧ?" дигән лекция укыдылар. Моннан тыш, белгечләр "СПИД турында нәрсә беләсез?" дигән социологик сораштыру үткәрде.
Белгечләр билгеләвенчә, мондый дәресләр сәламәт яшәү рәвешен генә пропагандалап калмый, балаларны дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтә.