Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Преодоление » клубы әгъзалары өчен «Хәрәкәттә – сәламәтлек!» дигән чара уздырдылар.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар җитез уеннарда, шаян конкурсларда актив катнашты.
Үзәк белгечләре саф һавада үткәрелгән бу чара балаларның сәламәтлеге өчен бары уңай нәтиҗә бирәчәген ассызаклады.