Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында коляскалы инвалидлар өчен эстафета узды.
Чараның максаты йөрешне яхшырту, коррекцияләү, йөрәк-кан тамырлары системаларын яхшырту һәм төп физик сыйфатларны үстерүдән гыйбарәт.
Оештыручылар мондый чараларның мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. Чөнки эмоциональ факторлар йогынтысында инвалидлар дәресләр барышында эшли алмаган күнегүләне дә башкара.