Зәйнең "Радость" үзәгендә Ватан Геройлары көне уңаеннан чара узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Зәйнең "Шатлык" гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар һәм яшүсмерләр өчен мәгълүмати-танып белү дәресе үткәрде. Әлеге дәрес Ватан Геройлары көненә багышланган иде. 

Белгечләр билгеләп үтүенчә, очрашуның максаты  – патритик тәрбия бирү, горурлык һәм ихтирам хисләрен үстерү.

Әлеге чарада балалар  викторинада катнашты, табышмакларга җавап эзләде.

Моннан тыш, укучылар якташлары турында хикәя тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International