Менделеевскның "Берег Надежды" үзәгендә Яңа елга әзерлек башланды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балаларга Яңа елның якынлашып килүен тоярга  мөмкинлек бирде. 

Биредә Кыш Бабайның  һөнәрханәсен оештырдылар. Чарада мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.

Алар үз куллары белән оригиналь чыршылар әзерләде, яңа ел теләкләре теләде. Балаларга аларның әти-әниләре ярдәм итте.

Үзәк педагоглары билгеләп үткәнчә, чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International