Бүген Арча мәдәният йортында инвалидлар декадасы ачылышы узды. Биредә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне котлады, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Очрашуда инвалидлар оешмалары рәисләре һәм активистлары, эшләүче һәм эшләмәүче инвалидлар, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Бу көнне җырчы Закир Шаһбан кунакларны җырлары белән сөендерде. Шулай ук концертта Арча мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар һәм Яңа Кенәр коррекцион мәктәбе укучылары чыгыш ясады.