Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы ачылу тантанасына А.С. Пушкин исемендәге 78нче номерлы лицейның тимурчылар отряды килде.
Алар балалар белән бергә "Йөрәктән йөрәккә" музыкаль-танып белү программасын үткәрде.
Тимурчылар шулай ук бик күп татлы бүләкләр дә алып килгән иде.
Барлык балалар һәм аларның әти-әниләре әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.