Мәскәүдә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашкан геройны каршы алдылар

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның үзәк тимер юл вокзалында Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецованы каршы алдылар. Ул Мәскәү шәһәрендә узган Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Геройны каршыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "Татарстан Геройлары"  иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Любовь Смирнова, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы башлыгы урынбасары  Гилемхан Кәримов, Вахит һәм Идел Буе районнары социаль мәсьәләләр буенча башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина һ.б килгән иде. 

Борис Кириллович Кузнецов хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм сәфәрне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International