Балтач районыннан Инсаф Зарипов “Киртәләрне җиңеп – 2015” фестивалендә катнашты

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Уфа Конгресс-холлы сәхнәсендә III төбәкара “Киртәләрне җиңеп – 2015” балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте.

Конкурсның максаты бер иҗади мәйданчыкта сәламәт һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларны җыю.

Быел фестивальне профессиональ юнәлеш бирү һәм профессия сайлау темасына багышладылар.

Финалистлар арасында Балтач районы Иске Салаусь авылыннан 14 яшьлек Инсаф Зарипов та бар иде.

Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре егеткә ярдәм иткән барлык кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International