Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә инвалид балалар янында булып кайттылар.
Волонтерлар балалар өчен курайда милли моңнар яңгыратты, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте.
Үзәк белгечләре һәм инвалид балаларның әти-әниләре, мондый музыкаль чаралар балаларның эмоциональ торышына уңай йогынты ясый дип билгеләп үтте.